Зәй офыклары

Зәй фермеры медаль алды

15-16 майда Мәскәүдә “Кооперация-2018” форумы-күргәзмәсе кысаларында Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX съезды узды.

Чарада 700дән артык кеше делегат һәм кунак булып килде. Биредә илнең җиде дистә төбәгеннән дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлекләр, кооператив берләшмәләре вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары җыелды. Татарстан делегациясе арасында Зәй фермеры Илшат Хәбибуллин да бар иде.

Съездда авыл хуҗалыгы территорияләрен, шулай ук фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе мөмкинлекләре аша аграр икътисадны үстерү мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы комплексының керемлелеге һәм дәүләт чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юллары каралды.

Шунысы игьтибарга лаек, Зәй  фермеры  съезд эшендә  катнашып кына калмады, үз хезмәтенә күрә бүләк тә алып кайтты.  Шул рәвешле якташыбыз Илшат Хәбибуллин “Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” дигән Т.С.Мальцев исемендәге медальгә лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: