Зәй офыклары

Зәй ГРЭСы җитди потенциалга ия

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында энергоресурусларны файдалану мәсьәләсенә багышланган зур киңәшмә үтте. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре дә катнашты.

Разиф Кәримов биредә “ Энергосервис контракты механизмы аша Зәй шәһәре урамнарын яктыртуны модернизацияләү буенча проектны тормышка ашыру турында” дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады.

Татарстанга үзенең энергетик потенциалыннан файдаланырга кирәк, дип фикер йөртә республика Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты фикеренчә, Зәй ГРЭСы да җитди потенциалга ия.

«Без әлеге ГРЭСны яңарту эшенә керешергә тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Республика бүгенге көндә безнең көндәшлеккә сәләтле булмавыбыз аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Бу юнәлештә тиешле карар кабул итәргә кирәк» дип яза “Татар-информ” Президент сүзләрен җиткереп.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: