Зәй офыклары

Зәй ГРЭСында Энергетиклар көненә багышланган тантана булды

22 декабрь - Энергетиклар көне. Әлеге уңайдан бүген Зәй ГРЭСында тантаналы чара булып үтте.

Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, “Татэнерго” генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов катнашты.
Традиция буенча станция коллективы вәкилләре алдында ГРЭС директоры Сергей Токмачев  агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Валерий Акатьев энергетикларны район җитәкчелеге исеменнән тәбрик итте.
Рим Мозаффарович Зәй энергетикларына “Татэнерго”  АҖ генераль директоры котлавын җиткерде.
Тантана ахырында бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Энергетика министрлыклары, район башлыгы  Мактау грамоталары,  “Татэнерго” АҖ Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: