Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Зәй-информ” операторы Денис Ипатов дәрәҗәле фестивальдә бүләкләнде

21-23 майда Түбән Камада «Кама бризы» I республика телевизион фестивале узды.

«Кама бризы» фестивалендә катнашучылар – республиканың 20 шәһәр һәм районыннан: Актаныш, Баулы, Әлмәт, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Биектау районы, Саба районы, Мамадыш, Мөслим, Яр Чаллы, Нурлат, Питрәч, Чистай, Кукмара, Азнакай, Менделеевск, Алабуга һәм, әлбәттә, Түбән Камадан гамәли мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре. Барлыгы 100гә якын оператор, корреспондент булды.

Катнашучылар өчен мастер-классларны танылган экспертлар әзерләде, алар арасында Мәскәү һәм Казан эскпертлары бар иде.

"Кама бризы" - телевизион эшләр конкурсыда жюри 150дән артык эш карады. 22 майда, фестивальнең икенче көнендә, алты номинациядә 18 җиңүче аталды: «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Телетапшырулар алып баручы», «Видеооператор осталыгы», «Телевизион иҗат», «МедиаИнтеграция».

Беренче "Кама бризы" фестивалендә Татарстанның шәһәр район телекомпанияләре арасында “Зәй-информ” операторы Денис Ипатов "Видеооператор осталыгы" номинациясендә 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

- Бу безнең талантлы оператор һәм монтажер Денис @denisgaidarof эше нәтиҗәсе, ул һәр кадр һәм төшерү сыйфаты өчен һәрвакыт борчыла, - дип язган үзенең инстаграм битендә “Зәй-информ” директоры Гөлнара Феофанова.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев