Зәй офыклары

Зәй җирендә узучы Россия Кубогына чаңгы ярышларының беренче көн нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан беренче тапкыр Зәй җирендә Россия Кубогына чаңгы ярышларын кабул итте. "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә үткәрелүче өченче этап узышларның беренче көнендә спортчылар ирекле стильдә спринт ярышларында саналды.

Беренче көн ярышлар нәтиҗәсе буенча хатын-кызлар арасында Анна Грухвина (Төмән өлкәсе) җиңүче булды. Икенчедә Ольга Кучерук (Төмән өлкәсе), өченчедә Лилия Васильева (Удмуртия Республикасы), дүртенчедә Анастасия Кириллова (Беларусия), бишенчедә Алена Мельникова (Татарстан Республикасы), алтынчыда Евгения Рудометова (Төмән өлкәсе). 

Ир-егетләр арасында Алексей Червоткин (Мәскәү) җиңүче. Икенчедә Илья Семиков (Коми Республикасы), өченчедә Андрей Феллер (Татарстан Республикасы), дүртенчедә Николай Морилов (Төмән өлкәсе),  бишенчедә Андрей Парфенов (Төмән өлкәсе),  алтынчыда Владислав Азанов (Удмуртия Республикасы).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: