Зәй офыклары

“Зәй ит комбинаты” ҖЧШ халыкара конкурста җиңү яулады

Күптән түгел Новосибирск өлкәсенең Хөкүмәт йортында "Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр - ГЕММА" ХIII халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда дөньяның 64 иленнән - 458, Россиядән (49 төбәк) 462 оешма 2014 ел нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә лаек булды. Алар арасында "Зәй ит комбинаты" ҖЧШ дә бар. Әлеге конкурс 2002...

Күптән түгел Новосибирск өлкәсенең Хөкүмәт йортында "Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр - ГЕММА" ХIII халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда дөньяның 64 иленнән - 458, Россиядән (49 төбәк) 462 оешма 2014 ел нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә лаек булды. Алар арасында "Зәй ит комбинаты" ҖЧШ дә бар. Әлеге конкурс 2002 елдан бирле иң сыйфатлы товар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Мәртәбәле бәйгедә Зәй предприятиесенең җиңү яулавы уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримовка конкурсны оештыру комитеты рәисе С. Л. Степанов хат юллады. Анда Зәй муниципаль районы предприятиеләре киләчәктә дә әлеге конкурста катнашыр дигән ышаныч белдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: