Зәй офыклары

Зәй каратэчылары Татарстан беренчелеге призерлары булды

Ярышларда 15 шәһәрдән 200дән артык спортчы көч сынашты.

22 ноябрьдә Кукмарада киокусинкай каратэ буенча  Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 200дән артык спортчы катнашты.

Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз категорияләрендә Әмир Ишмөхәммәтов, Георгий Храмков, Георгий Скопинцев, Виталий  Бочкарев, Владислав Семенов, Егор Пылаев, Мәдинә Төхвәтуллина җиңеп чыкты. Максим Зеленин, Валерий Селиверстов, Даниил Павлов  беренчелекнең көмеш призерлары булдылар.

Спортчыларыбызны һәм тренерларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә ярышларда уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: