Зәй офыклары

Зәй каратистлары Татарстан командасы составына керде

Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре яклады.

21-23 февральдә Базарлы Матакта Татарстан Республикасы Кубогы һәм беренчелегенә каратэ ярышлары булды. Анда республиканың 12 шәһәреннән 600  спортчы катнашты.  Зәй данын Алексей һәм  Владимир Ревиннар шәкертләре яклады.

Үз авырлыкларында Егор  Ревин, Әмир  Ишмөхәммәтов, Амелия  Камалиева, София Москова, Илья Большеглазов, Артем  Горшунов, Роман  Решетов, Виталий Бочкарев, Эльвина Агапова, Даниил Павлов җиңүче булды.

Раил Гомәров, Марат  Хөснетдинов, Дмитрий  Плеханов, Егор  Пылаев, Георгий Скопинцев, Артем Баринов, Владислав  Семёнов –көмеш, Тимур Ишмөхәммәтов, Егор  Баринов, Даниил Воробьев, Валерий Селиверстов, Мәдинә  Төхфәтуллина бронза медаль алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 12 спортчы Татарстан командасы составына керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: