Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй кешесе алкоголь кулланган хәлдә янә руль артына утырган

Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

5-11 апрельдә   шәһәр-районда оператив хәл тотрыклы булды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Бүлеккә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 82 хәбәр һәм гариза кергән. Шәхескә карата җинаять кылулар теркәлмәгән, ә урлашу, мошенниклык очраклары  борчу тудыра.

 Бу чорда шәһәр-районда 6 юл һәлакәте теркәлгән, руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган  3 машина йөртүче тоткарланган. 10 апрельдә ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән идарә итү  хокукыннан мәхрүм ителеп, административ җәзага тартылган, алкоголь кулланган хәлдә янә руль артына утырган 28 яшьлек Зәй  кешесен туктата.  Аңа карата  җинаять  эше кузгатылган.

 “Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.  Юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрегез”, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рамил Гарифуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев