Зәй офыклары

Зәй кешесе тапкан банк картасы белән кибеттән әйберләр сатып алган

3 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә 37 яшьлек Зәй кешесеннән банк картасыннан 6917 сум акчасын урлаулары турында хәбәр керә.

                 Билгесез кеше аның югалган картасыннан кибетләрдә контактсыз түләү юлы белән  товар алып, шул суммада акчасын  тоткан.
Оператив эзләү эшләре барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп 20 яшьлек Зәй кешесе тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: