Зәй офыклары

Зәй  кешесендә наркотик матдә табылган

13 июньдә шәһәрдә бер йорт подъездында 47 яшьлек ир-атны тентегәндә, аннан кристалл рәвешендәге әйбер салынган полиэтилен пакет табыла.

Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау, аларны кисәтү максатында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими эш алып барыла. 13 июньдә шәһәрдә бер йорт подъездында 47 яшьлек ир-атны тентегәндә, аннан кристалл рәвешендәге әйбер салынган полиэтилен пакет табыла. Тикшерү аның наркотик матдә булуын ачыклый.  Наркотикларны законсыз саклау очрагы буенча җинаять эше ачылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: