Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй халкы “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыклардан канәгать

Зәйдә республика горурлыгы булган “Безнең ишегалды” президент программасы үтәлеше - көн үзәгендә. Әлеге программа нигезендә төзекләндерелгән Яңа шәһәрнең Җиңү проспекты 1/07 йорты ишегалды бүгенге Шәһәр бәйрәмен әнә шулай яңарып, көязләнеп каршы алды.

 Биредә тротуарлар, машина юллары заманча төзекләндерелде, утлар куелды, кече архитектура формалары ишегалдын тагын да ямьләндерде.

- Быел Зәйдә программага кергән 53 ишегалдын төзекләндерәбез. Аларның 8е - район авылларында. Алдагы елларда да бу уңайдан зур эшләр башкарылды. 2020 елда – 45, 2021 елда 35 ишегалды төзекләндерелде, гомумән, биш елга тәгаенланган программа барышында безнең район җирлегендә генә дә 175 ишегалды заманчалаштырылыр дип планлаштырабыз. Зәйлеләр халык өчен уйланылган бу программа өчен республика Президентына бик рәхмәтле, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, халык алдында чыгыш ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев