Зәй офыклары

Зәй халкы җыеннарда яртыеллык эшчәнлек буенча район җитәкчелеге белән сөйләшә

Шәһәр-районыбызда елына ике мәртәбә район җитәкчелеге халык белән очраша.

Шәһәрдә әлеге чаралар  яшәү урыны буенча  һәр бистәдә оештырылса, авыл җирлекләрендә халык җыеннары буларак уза. Халык белән очрашуның әлеге форматы кысаларында район җитәкчелеге кешеләрне территорияләрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштыра, зәйлеләрне борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенелә.
Быел беренче  җыен шәһәр үзәге, 35нче бистә, Воздвиженка һәм Карамалы бистәләрендә яшәүчеләр катнашында 4нче мәктәптә үтте. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче, очрашуда катнашучыларга халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче предприятие, оешмалар җитәкчеләре, шулай ук шәһәр Советы депутатлары  белән аралашу, аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге тудырылды.
Район башлыгы, очрашуны ачып, күркәм традициягә әверелгән әлеге чараларның мөһимлеген билгеләп үтте, анда күтәрелгән проблемалар, халыкны борчыган сораулар алга таба хакимият эшчәнлегендә төзү-төзекләндерү планнарын кабул иткәндә исәпкә алыначак, дип белдерде. Аннан соң Разиф Галиевич җыеда катнашучыларны бу көннәрдә мәгариф идәрәсе башлыгы итеп билгеләнгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Антон Петров, Лилия Печина һәм район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән Максим Исаичев белән таныштырды.
 Район башлыгы очрашуга килүчеләрне шәһәр-районның агымдагы елның беренче яртысында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Антон Петров быел шәһәрдә алып барылган төзекләндерү эшләре, торак милекчеләре ширкәтләре тарыфыннан башкарылган эшләрне анализлады.
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Фәсхетдинов зәйлеләр иминлеген тәэмин итү буенча бүлекнең җиде айда башкарган эшләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында район башлыгы халык сорауларына җавап бирде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: