Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашында" бәйгесенең чираттагысына йомгак ясалды. Әлеге конкурсның лауреатлары арасында Зәебез хатын-кызлары булу аеруча куанычлы.
Республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм тәкъдим итү максатыннан үткәрелә торган бу бәйге хатын-кызларга мәдхия уку булып тора. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурсның оештыру комитетына Зәй районыннан 8 конкурсант гариза бирде һәм алар барысы да 12 февральдә Азнакай шәһәрендә узган төбәк турында җиңүчеләр булдылар Республика этабында исә 2 номинант әлеге конкурсның лауреатлары булдылар, «Өченче буын герое» номинациясендә - Мария Боровинских һәм «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә - Елена Попко җиңү яулады. Аларны бүләкләү бүген - 5 март көнне Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җиңүчеләргә "Ижминводы" санаториена юлламалар һәм тун тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз