Зәй офыклары

Зәй хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Агрокөч сервис» акционерлык җәмгыяте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә техника әзерлеген, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышын тикшерде.

Зәйдә бүген  район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле - "Агрокөч сервис" акционерлык җәмгыятенең ремонт сыйфатын тикшерү һәм эксплуатацияләү бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, "Агокөч" акционерлык җәмгыяте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә техника әзерлеге тикшерелә, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышы карала.

Без “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсе Сәрәпәле остаханәсендә булып, әлеге уңайдан  эш барышы белән танышып кайттык. Биредә язгы кыр эшләренә сигез дистәдән артык техника әзерлек сызыгына куелган. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Гомумән,  биредә һәм районның калган хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техника, машина-трактор паркы әзерлеге 100  процент дип бәяләнә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: