Зәй офыклары

Зәй: кичә, бүген

Быел без ТАССРга 100 ел тулуны билгеләп үтәбез

Төбәгебезнең бер гасырлык тарихында Зәй районы да билгеле урын тота. Бу чор Зәй районы матбугатына 85 ел тулу уңаеннан да газетабыз битләрендә аерым урын ала. Шул уңайдан без шәһәр-район тарихы белән бәйле фотофактларны, газетабызда элегрәк елларда басылып чыккан мәгълүматларны хәзерге чор белән чагыштырып бирү максатында яңа рубрика ачабыз. “Зәй: кичә, бүген” дип аталган бу рубрика тарих битләренә күз салырга ярдәм итәр.  Беренче шундый фотофактны Зәй шәһәре урамнарына бәйләп бирергә булдык. Игътибарыгызга   бараклар камалышында булган элеккеге һәм бүгенге Чапаев урамы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: