Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре ишегалды лагерена йөрүче балалар өчен Республика көне уңаеннан чара үткәрде

30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков  исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре ишегалды лагерена йөрүче балалар  өчен  «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәчеләр балаларга  республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, дуслык турындагы җырларны тыңладылар, рес­публикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар.

Соңыннан балалар «Туган җирем минем - Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев