Зәй офыклары

Зәй китапханәчеләре китап укучыларны китапханәгә тартуның төрле юлларын эзли

27 гыйнварда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзалары өчен “Күңел җылым иҗатымда” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичә кунаклары җирле шагыйрә Клавдия Максимова һәм “Энергетик” мәдәният сарае җырчысы Фәннур Миннекәев иде.

Клавдия Максимова -  табигать, туган як, мәхәббәткә  багышланган лирик шигырьләр авторы. Кичәдә аның шигырьләрен тамашачылар йотлыгып тыңладылар, кызыксындырган  сорауларын бирделәр. “Булганнан бар да була” ди халык, Клавдия Алексеевна тамашачыларга үзенең җыр-моңнарын да бүләк итте.

Фәннур Миннекәев - иҗади шәхес, аны зәйлеләр белә һәм ярата. Районыбызда оештырылган бер генә мәдәни чара да аның матур, моңлы җырларыннан башка узмый. Ул “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Адымнар” татар мәдәнияты клубы җитәкчесе. Кичәдә Фәннүр һәм аның иҗатташ дуслары башкарган җырларны һәркем яратып тыңлады. Гомумән, бәйрәм чарасы  барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: