Зәй офыклары

Зәй китапханәсендә иң кыйммәтле хәзинә булган белем табарга ярдәм итәләр

Библиокешинг - ул китап хәзинәләрен эзләү буенча китапханә юнәлеше. Уенның максаты - китап ярдәмендә яшерелгән хәзинәне табу. Ә китапларда – иң кыйммәтле хәзинә - белем!

Кичә - 26 февральдә китапханәдә «Безнең Ватанны саклаучылар» дип исемләнгән патриотик библиокешинг булып узды.

Библиокешингта 3нче мәктәпнең VIII сыйныф укучылары катнашты. Уен алдыннан балаларга библиокешинг, уенның максатлары һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Балаларга 6 станция узарга туры килде. Станцияләрне узганда балалар әдәбият, тарих, рәсем сәнгате буенча белемнәрен барладылар, табышмаклар һәм ребуслар чишә белүләрен, китапханәдә ориентлаша белүләрен күрсәттеләр. Әмма яшь китап сөючеләр өчен иң мөһиме - иптәшләрен тыңлау һәм ишетү, тапкырлык һәм эрудиция, командада эшли белү. Балалар моны белән бик яхшы башкарып чыктылар!

Барлык станцияләрне узганнан соң балалар алган белемнәр һәм яхшы кәефкә өстәп,  татлы призлар да таптылар, бу, әлбәттә, һәркемнең күңеленә хуш килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: