Зәй офыклары

Зәй китапханәсендә студентлар кунакта булды

Студент тормышы - иң күңелле чак. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.

Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйле.
25 гыйнвар - Студентлар көне. Әлеге уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә студентлар өчен күңелле чара узды. Аңа политехник колледжның беренче курс студентлары чакырылды.
Студентлар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, видеофильм карадылар, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.
Егетләр-кызлар китапханәдән күтәренке кәеф белән таралыштылар, уңай тәэсирләр алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: