Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй китапханәсендә туган як турында сөйләштеләр

Музыка мәктәбе укучыларының туган як турындагы җырлары чарага үзенчәлек өстәде.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 6нчы мәктәпнең башлангыч класс укучылары өчен Туган як елы кысаларында музыкаль кичә узды. Китапханәче укучыларга Кече Ватан турында сөйләп, аны сакларга, якларга чакырды. Музыка мәктәбе укучыларының туган як турындагы җырлары чарага үзенчәлек өстәде. Аннан кичәдә катнашучыларга презентация ярдәмендә  Зәй  турында мәгълүмат бирелде. Биредә «Чәчәк ат, Татарстаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде. Анда Зәй тарихы, аның күренекле кешеләре турында китаплар урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев