Зәй офыклары

Зәй колледжында республика конференциясе узды

Конференциядә катнашучыларга Зәй колледжы студентлары Рафаэлло пирожные әзерләп, мастер-класс күрсәттеләр.

Узган җомгада Зәй политехник колледжында “Белем, һөнәри осталык, сыйфат” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда республикадан педагогик хезмәткәрләр һәм студентлар катнашты һәм ул һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына багышланды.
Читтән торып үткәрелгән турда студентлар һәм педагоглардан эшләр тәкъдим ителгән иде. Алардан студентларның – 27, белем бирү оешмаларының 20 эше икенче турга сайлап алынды.
Конференция кысаларында студентлар һәм педагоглар өсекцияләрдә эшләделәр. Студентлар – минем булачак һөнәрем, уку йорты: кичә, бүген, иртәгә; укытучылар һөнәри техник белем бирү, WorldSkills белем бирү программалары сыйфатын бәяләү, һөнәри дисциплиналарны укытуның заманча алымнары темалары буенча сөйләштеләр.
Конференциядә катнашучыларга Зәй колледжы студентлары Рафаэлло пирожные әзерләп, мастер-класс уздырдылар. Ахырдан «Лицей» театр студиясе студентлары көче белән «Сыщики» спектакле күрсәтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: