Зәй офыклары

Зәй кулланучылар кооперативы эшчәнлеге республикада нәтиҗәле эше белән бәяләнә

Бүген Казанда кулланучылар кооперативлары һәм оешмаларының республика күләмендәге җыелышы үтте.

2018 ел нәтиҗәләре, агымдагы елга планнарга багышланган чарада Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты. Илнар Фәнилович биредә “Зәй районында кулланучылар кооперативы үсеше буенча  тупланган тәҗрибә һәм перспективалар” турында доклад белән чыгыш ясады.
Соңыннан аеруча нәтиҗәле эшләүчеләргә бүләкләр тапшырылды. “Зәй икмәге” җәмгыяте коллективы яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә җитештерелүче продукция сыйфатын яхшырткан һәм ассортиментны киңәйткән өчен ТР кулланучылар кооперативы оешмасы берлегеннән махсус диплом белән бүләкләнде. Аны тантаналы шартларда оешма җитәкчесе Анатолий Шалафаев кабул итте.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: