Зәй офыклары

Зәй кызы Чистай юлында авариягә очраган

Ноябрь башыннан республика юлларында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән, 112 кеше яраланган. Ә 5 - 8 ноябрьдә аварияләрдә 5 кеше үлгән. Шуларның берсе Түбән Кама районы юлында килеп чыккан. Тимер юл кичүендә 8 ноябрьдә 8 сәгать 25 минутта "Лада Калина" автомобилен йөртүче карлы яңгыр явып торган шартларда...

Ноябрь башыннан республика юлларында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән, 112 кеше яраланган. Ә 5 - 8 ноябрьдә аварияләрдә 5 кеше үлгән. Шуларның берсе Түбән Кама районы юлында килеп чыккан. Тимер юл кичүендә 8 ноябрьдә 8 сәгать 25 минутта "Лада Калина" автомобилен йөртүче карлы яңгыр явып торган шартларда каршы як полосага чыга һәм "Скания" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "Лада Калина" йөртүчесе алган тән җәрәхәтләр шунда ук үлә. Шул ук көнне 16 сәгать 30 минутта Казан-Оренбург юлында Чистай районына кергән территориядә "Ниссан Тиида" автомобилен йөртүче -1995 елгы кыз, тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә каршы як полосага чыгып, башта бер машинага ышкылып үтә, аннан соң "ВАЗ - 2109" автомобиле белән бәрелешә. "ВАЗ" машинасындагы 1960 елгы пассажир хатын-кыз шунда ук үлә, 6 кеше тән җәрәхәте ала. Үлгән хатын-кыз Зәй районыннан, дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Зәй районы юлларында исә ноябрь башыннан 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда зыян күрүчеләр юк, руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган өчен 5 кешегә беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: