Зәй офыклары

Зәй кызы Елена - бәйге җиңүчесе

“Гаилә һәм фән” һәм “Мәгариф” журналлары балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү максатыннан ел да «Тукайның әкият дөньясы» республика бәйгесе оештыра.

Конкурс гыйнвар аенда игълан ителгән иде. Өч ай эчендә  Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 100гә якын рәсем һәм кул эшләнмәләре килде. Эшләр татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләренә багышланган булырга тиеш иде. Анда Зәйнең 2нче мәктәбенең VI А классы укучысы Елена Шушарина  “Рәсемнәр һәм эшләнмәләр” номинациясендә  катнашып, 10-15 яшьлекләр арасында җиңү яулады.  Бу көннәрдә ул Казанга җиңүчеләрне котлау тантанасында катнашып, диплом һәм  истәлекле бүләккә лаек булды.
Афәрин, Елена! Тагын да зуррак уңышлар яуларга язсын.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: