Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй кызы “Звезды из Завтра” программасында катнашачак

Виктория Уразайкина Казанның La Primavera камера оркестры озатуында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсенә чыгачак.

Казан La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов Татарстан шәһәрләрендә гала-концертлар, сайлап алу турлары үткәрде. Аларда музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүче 250 бала катнашты. Иң яхшы дип табылганнар "Звезды из Завтра" дигән иҗади программада чыгыш ясаячак.

«Безнең бәйгедә даими катнашучыларыбыз бар, аларның уңышлары белән без горурланабыз. Әмма финалда без гала-концертлар нәтиҗәләре буенча яңа исемнәр тәкъдим итәргә булдык», - дип Рөстәм Абязов.

Финал концерты программасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама,  Чаллы, Зәй, Җәлил, Баулы, Апас, Нурлат, Әгерҗе, Менделеевск, Чүпрәле, Азнакай, Биектаудан балалар чыгыш ясачак. Алар 14 майда Казанның La Primavera камера оркестры озатуында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсенә чыгачак. Зәйдән концертта балалар музыка мәктәбеннән халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Виктория Уразайкина чыгыш ясаячак. Викториянең  укытучысы — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Кадыйрова.

Җиде ел эчендә “Звезды из Завтра”да Татарстанның музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 2000гә якын сәләтле бала катнашты. 2019 елда программа республика статусын алды һәм Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

 «Звезды из Завтра» финалистлары «Синяя птица», «Самый лучший», «Добрая волна» телевизион проектларына, Дельфия уеннарында катнаштылар, «Яңа исемнәр» фонды, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев