Зәй офыклары

Зәй “Легендалар 17" педагогик отряды “Тургай" социаль приютында булдылар

Отряд әгъзалары приютта тәрбияләнүчеләр өчен төрле уеннар, кызыклы чаралар оештырдылар.

“Өч атна дәвамында инде “Легендалар 17” педагогик отряды әгъзалары "Аниматорлар мәктәбе" проекты кысаларында аниматор күнекмәләренә, балалар өчен мультфильм персонажлары ярдәмендә уеннар оештырырга өйрәнә. Әлеге проектны Зәй студентлар отряды "Волшебники" балалар бәйрәмнәрен үткәрү агентлыгы белән берлектә тормышка ашыра”, - ди Зәй студентлар отряды үзәге җитәкчесе Ростислав Аладышкин.
Бу көннәрдә "Аниматорлар мәктәбе"ндә катнашучылар Минзәлә районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта булдылар. Алар анда махсус программа әзерләп бардылар һәм проект кысаларында төрле чаралар оештырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: