Зәй офыклары

“Зәй” һәм “Барс” спорт мәктәпләрендә - яңа җитәкчеләр

“Зәй” һәм “Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә яңа җитәкчеләр билгеләнде. “Барс” мәктәбен якташыбыз, Сармашбаш авылы егете, 38 яшьлек Ринат Хөснетдинов җитәкли.

Ринат Зиннурович соңгы алты елда Казанның  26нчы махсус билгеләнештәге отрядының миномент батареясе белән идарә итү взводы командиры урынбасары булып эшли.  Аңа кадәр ул Кама дәүләт физик культура һәм туризм академиясен  тәмамлап, Чыбыклы мәктәбендә физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта, спорт идарәсендә өлкән тренер, йөзү буенча инструктор, баш белгеч булып эшли.

Ринат, кикбоксинг  белән  шөгыльләнеп, Бөтенроссия ярышларында призлы урынга ия була. Җиде елдан артык хоккей һәм футбол буенча Зәй җыелма командасы составында тора. Команда исә  республика ярышларында призлы урыннар ала.



“Зәй” мәктәбен Татарстан Республикасының атказанган, халыкара класслы спорт остасы  Ринат Әхмәтшин җитәкли. Аңа  31 яшь, ул  да  Кама дәүләт физик культура һәи туризм академиясен  тәмамлаган.

Ринат  2013 елда Казанда узган Универсиадада  классик стильдә билбау көрәше буенча алтын медальгә ия була.  Моннан тыш,  ул  - 4 мәртәбә Дөнья, 3 мәртәбә Россия чемпионы һәм күп мәртәбәләр билбау көрәше һәм милли көрәштән  Россия Кубогына ярышлар җиңүчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: