15 гыйнварда узган рейд вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 26 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Зәйнең ике кешесе штраф түләмәгән өчен административ җавалылыкка тартылган. ОСАГО полислары булмаган - 5, куркынычсызлык каешын эләктермәгән — 3, дәүләт номеры начар укылган - 5, беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка һәм огнетушитель булмаган – 1, дәүләт теркәвенең арткы билгесен яктырту булмаган -1, дәүләт теркәвенең арткы билгесен кую кагыйдәләрен бозган - 1, йөк автотранспорт чаралары хәрәкәтен тыючы юл билгеләре тарафыннан күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән - 2, төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән - 3, зур авырлыктагы яки зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – 3 кеше җаваплылыкка тартылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз