Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы узды

Бүген Зәй мөселманнары изге Рамазан ае — Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Узган пандемия елыннан аермалы буларак, белгы бәйрәм гадәти форматта узды, әмма Казан мәктәбендә булган фаҗигагә бәйле рәвештә борчылырлык кайгы атмосферасыннан китеп булмады.

Бүген Зәй муниципаль районының барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм догалары узды. Ураза гаетен үткәрүнең төп мәйданчыгы -  шәһәрнең үзәк мәчете.

Иртәнге 5.30да Зәйнең «Ялчыгол» мәчетендә Коръән аятьләре укый башладылар, вәгазьләр укыдылар һәм 7 сәгатьтә бәйрәм намазы укыдылар.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Казан мәктәбендәге фаҗига турында искә төшереп, яшьләрне ничек сакларга, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүне ничек көчәйтергә кирәклеге турында сөйләде. Район Имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Рамазан ае һәм бу айда башкарылган изге эшләр турында искә төшерде.

Дин кардәшләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау сүзләре җиткерелде. Җыелучылар бергә бәйрәм намазы укыды.

Бәйрәм кунакларын мәчет ишегалдында кайнар пылау һәм чәй белән сыйладылар.

Шәһәрнең үзәк мәчете биләмәсендә традицион рәвештә үткәрелә торган планлаштырылган балалар бәйрәме Казан мәктәбендә булган фаҗига белән бәйле рәвештә үткәрелмәде. Мәчет янында полиция хезмәткәрләре кизү торды. Чара барышында Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә үтәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев