Зәй офыклары

Зәй мәдәният хезмәткәрләре Кукмарада итекле хоккей уйнап кайтты

Итекле хоккей буенча ярышларда Арча, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара командалары катнашты.

Мәдәният  хезмәткәрләре  иҗатта гына түгел, спортта да үзләрен сынатмый. 25 гыйнварда Бигеш мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре командасы Кукмара районы Купка авылында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган  итекле хоккей уенында катнаштылар.

Ярышта Арча, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Мамадыш командалары, Кукмарадан ике команда катнашты. Ярышта катнашучыларны Кукмара районы яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Иисур Кашапов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара  Гареева сәламләде. Командаларга икешәр команда белән уйнарга туры килде. Бигешлеләр, беренче тапкыр гына уйнасалар да, сынатмадылар.

  • - Уен уен инде, җиңү дә җиңелү дә булды. Без Кукмарадан шушы ярышка баруыбызга сөенеп, шатланып кайттык, чөнки без Зәебез данын якладык. Безгә шушы ярышка барырга ярдәм иткән өчен Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиевка, директорыбыз Фикърат Сибгатуллинга рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип уртаклашты Айгөл Маликова.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: