Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй медицина хезмәткәрләре ун мең адым уздылар

Зәй үзәк район хастаханәсе коллективы «Сәламәт яшәүгә 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

6 апрельдә Зәй үзәк дәваханәсенең иллеләп хезмәткәре 10000 адым араны уздылар.
Медицина хезмәткәрләре поликлиникадан Энергетиклар урамы, Нефтьчеләр проспекты буйлап Ринат Фәрдиев исемендәге паркка кадәр бардылар. Колоннаны баш табиб Айдар Фатыйхов, шәфкать туташы Марина Иванова һәм оештыру-методик кабинеты мөдире Луиза Вәлиуллина җитәкләделәр.


- “Сәламәт яшәүгә 10000 адым” Бөтенроссия акциясе Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан оештырыла. Ел саен район дәваханәсе коллективы сәламәт яшәү рәвешенә багышланган төрле чараларда актив катнаша. Язын кар эрү белән массакүләм гимнастика үткәрү традициясен кире кайтарырга телибез. Коллективтагыларның мондый чараларда бик теләп катнашуы куандыра, - ди Луиза Вәлиуллина.
“Сәламәт яшәүгә 10000 адым” акциясендә табиблар да, шәфкать туташлары да, офис хезмәткәрләре дә катнашты. Хезмәттәшләре белән бергә урамнар буйлап узарга хисапчы Людмила Беляева да чыкты. Аның сүзләренә караганда, мондый гамәл кәгазь эшеннән арынып, саф һава сулау мөмкинлеге бирә.
- Мин бу акциядә катнашырга бик теләп ризалаштым. Саф һавага чыгу, Зәй урамнары буйлап узу, көндәлек эштән арынып тору мөмкинлеге бит бу. Урамда - матур, кояшлы, җылы һава торышы. Яз, кошлар сайрый. Мин күңел күтәренкелеге һәм ләззәт алдым, - дип сөйләде Людмила Беляева.
Дәваханә хезмәткәрләре эш урыннарына күтәренке кәеф белән кайттылар. Ә инде бүген иртән “Сәламәт бул!” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Фотолар район үзәк дәваханәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев