Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй мәгариф оешмалары өмәләрдә елдагыча актив катнаша

Балалар бакчалары үз биләмәләрен һәм беркетелгән урамнарны чистарта.

Мәгариф оешмалары биләмәләрне санитар чистарту буенча икеайлыкта иң актив катнашучылар дисәк, ялгыш булмас. Балалар бакчалары һәм мәктәп коллективлары атнага берничә тапкыр график буенча биләмәләрне җыештырырга чыга.

- Безнең “Урман әкияте” бакчасы коллетивында 57 кеше. Язгы санитар чистарту эшләре график буенча оештырыла. Һәр хезмәткәр атна саен урамга чыгып, биләмәне тәртипкә китерүдә катнаша. Без бакча биләмәсен һәр чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга җыештырабыз, - ди Яңа шәһәрдәге “Урман әкияте” бакчасы мөдире Роза Габбасова.

Бүген “Урман әкияте”нең 15 хезмәткәрләреннән торган эшче төркем бакча биләмәсен тәртипкә китергән. Кояш төшми торган, күләгәдә әле эреп бетмәгән карны таратканнар, клумбалардан көздән калган яфракларны  җыйганнар.

“Миләшкәй” бакчасы Мирный бистәсендә урнашкан. Бакча хезмәткәрләре үз участокларыннан тыш, Медицина урамын һәм бистәдә урнашкан паркны җыештыра.

Фотоларда - “Урман әкияте” һәм “Миләшкәй” бакчасы хезмәткәрләре санитар өмәләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев