Зәй офыклары

Зәй мәгариф учреждениеләре быел да казанлыларны ярминкәдә шаккатырырга җыена

26 сентябрьдә шимбә көнне Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак.

Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында колледжлар һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар сатылачак.

Шулай ук җырлар, биюләр, үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.

Быел да республика ярминкәсендә районыбыз мәгариф учреждениеләре бай күргәзмә һәм сату өчен төрле продукция белән  катнашачак. Анда безнең район күргәзмәләрен һәм сатуга алып барган продукцияне ике мәйданчыкта оештырачак. Хәзер моңа ныклы әзерлек бара. Авыл мәктәпләре ярминкәдә яшелчә, җиләк- җимеш  һәм башка төр продукция белән катнашачак. Политехник колледж исә  булачак пешекчеләр һәм аларның педагоглары әзерләгән кондитер эшләнмәләре, шулай ук яшелчә һәм тәҗрибә участокларында үстерелгән  бөртекле культуралар алып барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: