Зәй офыклары

Зәй мөхтәсибәте “Сабыйга” акциясенә кушыла

Рамазан - изге гамәлләр ае дәвам итә. Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкать" хәйрия фонды "Сабыйга" дигән акция башлап җибәрде. Әлеге акция барышында күп балалы гаиләләргә, социаль авыр хәлгә дучар булганнарга, ятим балаларга, инвалид нарасыйларга ярдәм итәчәкләр. Акция барышында җыелган акчаларны, шулай ук памперслар, балалар кирәк-яракларын балалар йортларына таратачаклар. Шунысы игтибарга лаек,...

Рамазан - изге гамәлләр ае дәвам итә. Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкать" хәйрия фонды "Сабыйга" дигән акция башлап җибәрде. Әлеге акция барышында күп балалы гаиләләргә, социаль авыр хәлгә дучар булганнарга, ятим балаларга, инвалид нарасыйларга ярдәм итәчәкләр. Акция барышында җыелган акчаларны, шулай ук памперслар, балалар кирәк-яракларын балалар йортларына таратачаклар. Шунысы игтибарга лаек, Зәй мөхтәсибәте дә "Сабыйга" акциясенә кушыла. Ураза гаете көнне сәгать 9га балаларны "Ялчыгол" мәчетенә чакырып, аларга бәйрәм һәм бәйге-уеннар оештырыла. Аларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: