Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй мәктәбендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

4нче мәктәптә китапханәче Зөлфия Гыйльманова “Ныклы гаилә - ныклы дәүләт” дигән фикерләшү сәгате уздырды.

4нче мәктәпнең VII  А сыйныфында Кеше. Канун. Хакыйкать” клубы эшчәнлеге кысаларында  Ныклы гаилә - ныклы дәүләт” дигән фикерләшү сәгате узды.

Балалар гаилә турында җәмгыятьнең төп кыйммәтләре, туганнарын һәм якыннарын берләштерүче игелекле гаилә традицияләре турында фикер алыштылар.

Чараның уен өлешендә укучылар “Туганнар" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, “Гаилә турында мәкальне дәвам ит” дигән уен уйнадылар.

Настя Александрова һәм Тимур Вадигуллин үз проекты белән чыгыш ясадылар.  Настя Сергей Есенинның гаиләсе турында сөйләде, Тимур «Заметался пожар голубой» җырын башкарды.

- Дәүләт - зур гаилә, ә гаилә - кечкенә дәүләт, һәм ул мәхәббәткә нигезләнә, диләр. Бу борынгы зирәклек безнең балалар өчен нигез булыр дип ышанабыз, - дип нәтиҗә ясады чараны оештыручы Зөлфия Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев