Зәй офыклары

Зәй мәктәпләре дистанцион укытуга күчте

Бу көннәрдә мәктәп укучылары дистанцион формада укуга күчте. Ул республикада коронавирус таралуны профилактикалау өчен кертелә.

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, дистанцион формада мәктәп дәресләре 19 марттан 21 мартка кадәр булачак. Әлеге формада укуны һәр укытучы интернет челтәренең төрле платформалары аша оештыра. Белем бирүнең дистанцион формасы рөхсәт ителгән, бу сәгатьләр үткәрелгән дәрес буларак санала.
Әлеге яңалыктан Зәй мәктәпләре дә читтә калмады. Шәһәр һәм авылларның күпчелек мәктәпләрендә  әлеге төр дәрес бирү оештырылды.
Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: