Зәй районы мәктәпләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган строй җырларына бәйге бара. Анда һәр сыйныф команда буларак чыгыш ясый, дөрес атлау, үз-үзеңне тотуга, строй җырларын башкару осталыгына хәрби комиссариат вәкилләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары, музыка буенча педагоглар бәя бирә.
Зәйнең 4 нче мәктәбендә строй җырларын башкаруга һәр сыйныф җаваплы карап алдан әзерләнде. Биредә җиңүче, дип унберенче сыйныф укучылары танылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз