Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй мәшгульлек үзәге 30 еллык юбилеен билгеләде

«Энергетик» Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге оешуның 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

19 апрельдә «Энергетик» Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге оешуның 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Аңа кадәр мәшгульлек үзәге үткәне турында сөйләүче фото, үзәк булышлыгы белән үз эшләрен ачкан эшмәкәрләр эшчәнлеге буенча күргәзмәләр эшләде. Чарага район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннар, эш бирүчеләр,  социаль партнерлар чакырылды.

 Разиф Галиевич мәшгульлек үзәге хезмәтен   юбилее белән котлап, хезмәткәрләргә нәтиҗәле хезмәт, югары һөнәри осталыклары  өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Үзәк эшчәнлеге турындагы   фильм һәркемне үткәнгә кайтарды. Ә менә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың видеокотлавы чарага үзенчәлек өстәде. Юбилей тантанасы җылы котлаулар белән  бәйрәм рухында узды. Үзәк директоры Екатерина Андреева әлеге хезмәт белән хезмәттәшлек,  булышлык итүчеләргәөчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Соңыннан бер төркем хезмәткәргә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры, район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасарына «Аккурайд уилз Руссиа» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Иван Жустров исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады. Хезмәтләрен җан җылысы салып башкарган мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре адресына  җылы сүзләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев