Зәй офыклары

Зәй мәшгульлек үзәге эшсез егетләр өчен, хәрби юнәлешне тәкъдим итеп, ярминкә үткәрде

Зәй мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе үтте. Бу юлы яшь, эшсез егетләргә хәрби һөнәрне сайлап, эшле булу тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән егетләргә хәрби комиссариатның чакыру буенча бүлеге башлыгы Александр Зыков контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүнең өстенлекләре турында сөйләде. Быел Зәйдән 6 егет контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган, тагын 6сы документлар...

Зәй мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе үтте. Бу юлы яшь, эшсез егетләргә хәрби һөнәрне сайлап, эшле булу тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән егетләргә хәрби комиссариатның чакыру буенча бүлеге башлыгы Александр Зыков контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүнең өстенлекләре турында сөйләде. Быел Зәйдән 6 егет контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган, тагын 6сы документлар әзерләнеп бетүен көтә. Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алыну яшь ир-егетләр өчен акча эшләүнең иң үтемле юлы булуы очрашу барышында конкрет мисалларда аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: