Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләргә дәүләт ярдәменең яңа чаралары кертелде

Зәй эш бирүчеләре мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучы гражданнарны эшкә урнаштырсалар, дәүләттән субсидия алачак.

Быел 13 мартта РФ Хөкүмәтенең «2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында» карары үз көченә керде. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева РФ Хөкүмәте тарафыннан кемнәргә һәм нинди ярдәм каралуы турында аңлатма бирде.
- Субсидия мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында теркәлгән гражданнарны эшкә алган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә бирелә. Субсидия кызыксындыру максатында бирелә һәм эш бирүченең хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә юнәлдерелә, - ди Екатерина Андреева.
Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәтенә «Работа в России» порталының шәхси кабинеты аша гариза җибәрергә һәм эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Мәшгульлек үзәге тиешле кандидатларны сайлап алачак. Бер айдан соң эшкә урнашкач, эш бирүчегә эшкә урнаштырылган эшсез гражданнарның мәгълүматларын күрсәтеп гариза җибәрергә кирәк. РФ Социаль иминият фондына гариза дәүләт мәгълүмат системасы аша тапшырыла.
Әгәр дә эшкә урнаштырылган гражданнар 2021 елның 1 гыйнварына мәшгульлек хезмәте органнарында эшсез буларак теркәлгән булсалар, субсидия эш бирүченең эшчегә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә юнәлдерелә.
Субсидия «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмендә бирелә, эшкә урнашкан һәр эшсез гражданга дәүләт бюджеттан тыш фондларына иминият кертемнәре 1, 3 һәм 6 ай узгач бирелә.
Түләүләрнең операторы - РФ Социаль иминият фонды. Ул эш бирүче һәм хезмәткәрләрне бер, өч һәм алты айдан соң тикшереп торачак.
Субсидия бирүнең максаты булып эш бирүченең 2021 елның 15 декабренә эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар санының 80 проценттан да ким булмаган өлешен саклап калу тора.

Айгөл Яруллина фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев