Зәй офыклары

Зәй музее экологик акция уздырды

Тарихи урыннар, Мәктәп тавы, музей-тыюлык зонасы – бу эпитетлар барысы да Иске Зәй бистәсендә урнашкан матур урыннарга карый.

Гасырлар буе үскән наратлар, архитектура һәйкәлләре, күркәм ландшафтны, кызганычка каршы, туристлар, кече Ватанны сөючеләр түгел, ә табигать кочагында ял итәргә яратучылар калдырган көнкүреш калдыклары боза. Бер тапкыр кулланыла торган табык-савыт, пластик шешәләр, тәмәке каплары һәм "бәйрәм"нән калган башка әйберләр территориянең күп өлешенә сибелгән.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре экологик проблемага битараф кала алмыйлар. Алар бу көннәрдә музей-тыюлык зонасын чистарту буенча   экологик акция уздырды.  Һәркем табигатьне саклауга үз ихатасына караган кебек сакчыл карашта булсын, табигатьне пычратмасын иде. Шуны ук балаларына, яшьләргә өйрәтсеннәр иде.
Юлия Бутакова, музейның фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: