Зәй офыклары

Зәй музее хезмәткәрләре Идел буе халыклары уеннары белән таныштыра

1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары Идел буе халыкларының иң күңелле уеннарын уйнады.

Без Идел буенда яшибез. Идел ярларында күп төрле милләт: татар, рус, чуваш,  башкорт, мордва, мари, удмурт халыклары гомер кичерә. Аларның һәркайсының гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Шулай ук хәрәкәтле уеннары белән дә аерылып торалар.

26 февральдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музей хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең II  «Б» сыйныф укучылары өчен «Бердәмлек - безнең көч» дип исемләнгән мәгълүмати – танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар Идел буе халыкларының уеннары белән танышты, шулай ук әлеге халыкларның иң күңелле уеннарын уйнады.

 “Эшчәнлегебездә балаларны Идел буе халыклары уеннары белән таныштырып, үсеп килүче буында туган якка карата мәхәббәт, горурлык һәм кызыксыну, башка милләт халыкларына карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү максаты куябыз”, - ди музей  хезмәткәре Юлия Бутакова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: