Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре сугыш ветераннарын котлый

Алар 6 майда батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган Михаил Фирсов янында булды.

Бөек Җиңү көненә ике көн калды. «Тере хәтер, тере легенда» һәм «#Мывместе» Бөтенроссия  акциясе кысаларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны  Михаил Фирсовны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм аңа чәчәкләр тапшырдылар.

Михаил Антонович элекке Чистай, хәзерге Түбән Кама районының Урганча авылында туган. Сугышка 17 яшендә китә.

1943 елның бер сәгате яшь егет Михаилның язмышын бик нык үзгәртә, сугыш аны һәм аның меңләгән яшьтәшләрен Ерак Көнчыгышка күчерә. Ул 1нче Ерак Көнчыгыш фронтының 505нче аерым укчылар полкына алына. Көн саен күп сәгатьлек сугышчан дәресләр, кырыс хәрби дисциплина кичәге яшь солдатлардан Ватанны сакларга һәм дошман белән көрәшергә әзер булган чын сугышчылар ясый. Шулай итеп, өйрәнүләрдә көннәр, айлар уза. Командование боерыгы буенча окоплар казыйлар, сугышчан позиция булдыралар. Квантун армиясенә каршы хәрби хәрәкәтләр 1945 елның 9 августында башлана. 505нче укчылар полкы тревога буенча ашыгыч рәвештә күтәрелә. Шундый сугышчан операцияләрнең берсендә якташыбыз Михаил Фирсов та катнаша. Пхеньянда Михаил Фирсов безнең гаскәрләрнең тарихи 38нче параллельдә Америка гаскәрләре белән очрашуының шаһиты була.

1946 елның июлендә, авыру сәбәпле, демобилизацияләнә.

Сугыш һәм хезмәт ветераны хөкүмәт бүләкләре – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «СССР Кораллы Көчләренә 60, 70 ел», Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев