Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре террорчылыкка каршы дәрес үткәрде

Әлеге дәрес тагын бер мәртәбә булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына, бигрәк тә эре шәһәрләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның профилактик эшчәнлегендә  мөһим юнәлешләренең берсе - укучылар арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтү. 15 апрельдә музей хезмәткәрләре 1нче мәктәптә “Террорсыз дөнья өчен” дип исемләнгән дәрес-диспут үткәрделәр.

Дәрес  IX «А» сыйныфы укучылары белән уздырылды. Укучылар 2013 елның 15 апрелендә Бостон марафонында булган фаҗига турында белделәр. Бай тарихлы һәм дөньядагы иң абруйлы җиңел атлетика ярышларының берсе булган Бостон марафонының 2013 елгысы шартлау һәм корбаннар белән тарихка кереп калды. Зур чакрымнар узган спортчыларны финиш сызыгында көчле кул чабулар түгел, ә төтен, ыгы-зыгы һәм кан күлдәвекләр каршы ала. Матур спорт бәйрәмен финиш сызыгы янында булган ике шартлау өзә. Теракт нәтиҗәсендә өч кеше һәлак була, 260тан артык кеше яралана.

Теманы тирәнрәк аңлау өчен дәрес диспут рәвешендә үткәрелде, балалар «Тынычлык өчен» һәм «Террорсыз» төркемнәренә бүленделәр. Дәрес барышында укучыларга әлеге тема белән бәйле куркынычсызлык чараларын искә төшерергә кирәк булды. Социаль челтәрләрдә экстремистик материаллар репостлары аеруча кызу бәхәсләр уятты, алар өчен  җинаять җаваплылыгы каралуы турында ассызыкланды”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Чара ахырында дәрескә йомгак ясау өчен бирем бирелде. “Террорсыз” төркемендә укучылар, әгәр дә  заложникка төшкән очракта, нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмәлек төзеделәр, ә “Тынычлык өчен” төркеме теракт корбаны булмау өчен нишләргә кирәклеге  турында язды. Әлеге дәрес тагын бер кат булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына, бигрәк тә эре шәһәрләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев