Зәй офыклары

Зәй музеенда “ Беренче сыйныфлы сентябрь” дип аталган бәйрәм утте

Бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда беренче сыйныфлар өчен бәйрәм оештырылды.

Шәһәрнең 1нче мәктәбендә укучы балалар өчен узган әлеге чара “ Беренче сыйныфлы сентябрь” дип аталды. Аны музей хезмәткәрләре аниматор Алесия Андреева белән бергәләп үткәрделәр.
Укучыларны мәктәптән әкият геройлары барып алды. Алар бердәм булып музейга килделәр.Биредә алар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. Шунысын да әйтик, балалар үзләренең мәктәп турындагы рәсемнәрен, шулай ук әти-әниләрнең аларны котлаулар сүзләрен  махсус капсулага салдылар. Ул музейда 2023 елга кадәр сакланачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: