Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй музеенда Габдулла Тукайга багышланган чаралар уза.

Язлар белән Тукай кайта безгә. Бу көннәрдә бөтен җирдә Тукай рухы чагыла, аның шигырь-әсәрләре яңгырый.

23 апрельдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чара узды. Аңа 1нче мәктәпнең V «А» сыйныфы укучылары чакырылды.


“Музей хезмәткәрләре укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, әңгәмә барышында балалар сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң балалар Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре буенча пазл җыю өчен ике командага бүленделәр”, - ди музей хезмәткәре Юлия Бутакова.


Соңыннан барысы бергә «Су анасы» мультфильмын карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев