Зәй офыклары

Зәй музеенда Гашыйклар көне уңаеннан - Андрей Болконский һәм Наташа Ростова

Гашыйклар көне уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда кызыклы чара үткәрелде. Ул уен-бәйгеләрдән торды.

Яшьләр бу көнне аеруча зарыгып көтеп ала, яраткан кешеләрен котларга, мәхәббәт хисләрен белдерергә ашыга.  Чарага 1нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары чакырылды. Жирәбә салып, парлар билгеләнде, алар үзләренә әдәби әсәрләр, әкиятләр, легендалардан  геройлар исемен сайларга тиеш иде.  Андрей Болконский һәм Наташа Ростова, Руслан һәм Людмила, Дон Кихот белән Дульсинея – яшьләребез шундый исемнәрне сайлады. Аннан алар “Бүләк”, “Белемле кеше – көчле кеше” һ.б. бәйгеләрдә үзләрен сынады, шулай ук Гашыйклар көненең килеп чыгу тарихы белән танышты.

Юлия Бутакова, кече фәнни хезмәткәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: