Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй музеенда кешенең галәмгә очуына 60 ел тулу уңаеннан чара узды

Космонавтика белән бәйле тарихы булган Зәй җиренә “Россия-1» телеканалының «Вести Татарстан» төшерү төркеме килде.

12 апрельдә  илебез тарихында күренекле вакыйга – Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне алдыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Чиксез галәм киңлекләре” дип исемләнгән кызыклы ачышлар калейдоскобы узды. Чарада «Россия-1» телеканалының «Вести Татарстан» төшерү төркеме һәм 1961 елның 9 мартында Зәй җирендә "Восток-4» космик аппаратының төшүе шаһитлары Виктор Китов,  Антонина һәм  Алик Чекашовлар  катнашты.

“Очрашуда катнашучыларга музей фондларыннан “Космостан - туры Зәйгә" дип исемләнгән  күргәзмә тәкъдим ителде, 2011 елда Казан киностудиясе төшергән «Космонавт-Чернушка» фильмы күрсәтелде.  Иске Тәкмәккә космик аппарат  төшүнең шаһитлары булучылар истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар”, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Шулай ук чарада катнашучылар  Иске Тәкмәктә һәм Зәй шәһәрендә комонавт эт-Чернушкага куелган һәкйәл янында булдылар.

Зәй музееның Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында  «Вести Татарстан» төшерү төркеме теләкләр дә язып калдырдылар: «Космосны яулауга багышланган экспозиция буенча кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерәбез. Музей фондларын киңәйтүне, эшегездә алга таба да уңышлар телибез”, -дип   язганнар Регина Сафиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Динар Зиннәтуллин китапта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев