Зәй офыклары

Зәй музеенда Россия көне уңаеннан балалар сәяхәт кылды

Россия көне уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән” дип аталган мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Аңа мәктәп яны лагерена йөрүче балалар чакырылды. Балалар ике командага бүленеп, “Тарихи”, “Географик”, “Музыкаль”, “Әдәби” дип аталган станцияләргә “сәяхәт” кылды.

Һәр станциядә балалар биремнәр алып, аларга дөрес җавапларны таптылар, дөрес җавапларга баллар бирелде. Алар викторинада актив катнашып, барлык биремнәрне дә үтәп чыктылар.

Шунысын да әйтик, балаларның Россия Федерациясе символларын, дәүләт флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатуын, тарихи вакыйгалар турында белүләре сөендерде. Алар барысы да Россия гимнын яттан яхшы белә. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, ике команданың да тигез баллар алуы ачыкланды. Шулай итеп, дуслык җиңде.

Алсу Шагабиева, музейның кече фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: